Газетага язылу

Казанда узган Дуслык парадында 50 милләт вәкиле катнашты

Казанда Россия көненә багышланган традицион «Дуслык Парады» акциясе үтте. Милли киемнәрен кигән 50гә якын халык вәкиле Кремль территориясе буйлап узды.

«Традицион дуслык парадында Татарстан территориясендә яшәүче милли-мәдәни автономияләр катнаша. Шул рәвешле без республикабыздагы барлык халыкларның милләтара һәм конфессияара татулык һәм килешүдә яшәвен күрсәтәбез. Бүген парадка 50гә якын милләт вәкиле чыкты», - дип билгеләп үтте Татарстан халыклары ассамблеясе башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Вәлиуллин.

Парад Спас манарасы янында башланып китте. Парадта Идел буе халыкларының традицион киемнәрен генә түгел, ә немецларның, кытайларның һәм хәтта колумбиялеләрнең һәм башка милләтләрнекен дә күрергә мөмкин иде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре