Халыкның сорауларына Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар депутат берләшмәсе җитәкчесе урынбасары Ольга Воронова, парламент депутатлары Ирина Терентьева, Елена Кузьмичева, Рима Мөхәммәдшина һәм Алсу Надршина, Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, Казан гарнизоны Хәрби прокуратурасы, министрлык һәм ведомстволар вәкилләре җавап бирде. Депутатларга һәм белгечләргә ярдәм һәм консультация сорап республиканың утызлап кешесе мөрәҗәгать итте.
«Без инде күп еллар Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белән берлектә «кайнар линия» үткәрәбез. Чараларның тематикасы һәрвакыт төрле, әмма һәрвакыт социаль мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерелгән, – диде Лилия Маврина. – Бүгенге кайнар линия махсус операция ветераннарына һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итүгә багышланган. Ул бу темага багышланган беренче «кайнар линия» түгел. Сораулар бар һәм без аларны бергәләп хәл итәбез».
Лилия Маврина әйтүенчә, бүген дәүләт хезмәтләренең бөтен эшчәнлеге нәкъ менә махсус хәрби операция ветераннарына һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән. «Без кайнар линия вакытында мәсьәләләрне озакка сузмыйча кичекмәстән хәл итәргә тырышабыз, бигрәк тә телефоннан оператив рәвештә фикер алышу мөмкинлеге булса», – диде ул.
Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская ассызыклаганча, Ватанны саклаучылар һәм махсус операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына аерым мөнәсәбәт елы кысаларында мондый «кайнар линия»ләрне үткәрү традициягә әйләнгән. Ул анда катнашучы ведомстволарга рәхмәт белдерде. Сәрия Сабурская сүзләренә караганда, быел Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратына шундый меңгә якын мөрәҗәгать кергән, аларның барысы да профильле министрлыклар белән берлектә карала.
«Кайнар линия»гә сораулар хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларның үзләреннән дә, аларның гаилә әгъзаларыннан да, һәлак булганнарның туганнарыннан да килде. Төп юнәлешләр арасында – пособиеләр түләү, ташламалар алу, гаиләләргә ярдәм итү. «Без һәр проблемага оператив җавап бирергә, мөрәҗәгатьләрне җентекләп карарга һәм тулы җаваплар бирергә тырышабыз, – диде «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе урынбасары Ольга Воронова. – Күп кенә гаиләләр безгә түләүләр һәм ташламалар турындагы сораулар белән даими мөрәҗәгать итәләр, бигрәк тә инде хезмәтне тәмамлаучылар. Мөрәҗәгатьләрнең күбесе хәрби хезмәт узу чорын һәм гомуми хезмәт стажын яклауга кагыла». Ольга Воронова билгеләп үткәнчә, өйләренә кайтканнарны эшкә урнаштыру белән бәйле вәзгыять аеруча әһәмияткә ия.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез