БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Сәдака бирү турында сүз чыкса, еш кына, хәзер инде мохтаҗ кеше юк, сәдаканы кемгә бирергә дә белмәссең, дигән сүзләрне күп ишетәсең.
Телне саклар өчен берләшү кирәк. Татарстандагы мордва милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Наталья Сабитова фикеренчә, республикада яшәүче һәр милләт вәкиленең бурычы бер – телне, гореф-гадәтләрне, йолаларны яшьләргә өйрәтү.
Бурычтан вакытында котылу яхшы. Моның өчен мөмкинлегең булса, әлбәттә. Татарстанда соңгы елларда дәүләт һәм муниципаль мөлкәтне арендалау буенча бурычларны киметү өчен зур эш башкарылды.
Г. Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында «Кадерлем» пьесасы буенча куелган эскизны карап фикер алышулар узды. Анда Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла да катнашты. Әлеге әсәрнең авторы – Әлмәттә үткәрелә торган заманча драматургия семинар-лабораториясенең финалына узган Лилия Шакирова, режиссёры – Булат Гатауллин.
Башка елларны бу вакыт җитсә, без, саланыкылар, «Ташулар агар микән?» – дип сөйләшә башлый идек инде.
Сәхнәдә кеше көлдереп йөргән артистларны без еш кына тормышта да гел шаян дип күзаллыйбыз. Ә аралаша башлагач, киресенчә булып чыга. Рамил Шәрәпов та шундыйлардан. Кайчагында аның белән сөйләшә башлагач, «Бу шул без белгән Шәрәпҗан-Рамилме соң?» – дип уйлап куясың.
Ришвәт түгел, бүләк бу! Депутатлар укытучы, табиб, социаль хезмәткәрләргә бирелә торган бүләкнең бәясен өч тапкыр арттырырга тәкъдим итә. Хәзерге вакытта 3 мең сумлык бүләк ришвәткә саналмый үзе. Бүләкнең бәясенә карыйсызмы?
«Әтиләр союзы» коммерциячел булмаган Татарстан төбәк иҗтимагый оешмасы тәкъдим иткән «Әтиләрнең республика бердәм футбол лигасы» Россия Президенты грантын откан. Грантка юллар такыр булганмы? Әтиләргә ни җитми? Шул хакта Әтиләр союзы рәисе Гадел Заһретдинов белән сөйләшәбез.
Кама Тамагы районының Балчыклы авылында гомер иткән 100 яшьлек Миңлебаян Камалиева алты ел элек Казан әбиенә әверелгән. Тугыз балага гомер биргән ана бәхетле картлык кичерә. Балалары көн саен хәлен белә, гел кунакка килеп торалар. Ә шәһәргә ул кызының хәсрәтен җиңеләйтергә дип күченә.
Фикер өстәү
Фикерегез