Газетага язылу

Казанда үзмәшгуль акча эшлим дип, 700 мең сумын югалткан

Казанда 39 яшьлек хатын-кыз – үзмәшгуль, мошенниклар кармагына эләгеп, 700 мең сум акчасыннан коры калган.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, Яңа ел алдыннан ул криптовалютада акча эшләү тәкъдиме белән хәбәр алган. Әмма моның өчен взнос кертергә кирәк булган. Хатын-кыз, озак кына уйлап йөргәннән соң, 31 декабрьдә мошенниклар счетына 680 мең сум җибәргән.

Шуның 80 меңе кредитка алынган акча булган. Беренче гыйнварда исә аферистлар белән элемтәгә кермәкче булган, ләкин керә алмаган. Җинаять эше кузгатылган.  Эчке эшләр министрлыгы мондый хәлдә калмас өчен сак булырга: таныш түгел кешеләр белән акча мәсьәләсендә фикер алышмаска, аларга бернинди акча күчермәскә өнди.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре