Газетага язылу

Казанда Владимир Ленин һәйкәлен төзекләндерү эшләре тулысынча төгәлләнде

Казанның Ирек мәйданында урнашкан Владимир Ленин һәйкәлен төзекләндереп бетергәннәр. Бу хакта Татарстанның мәдәни мирас объектларын саклау комитеты башлыгы Иван Гущин хәбәр итте.

- Без Ирек мәйданындагы федераль әһәмияткә ия булган һәйкәлне тулысынча реставрацияләдек. Монументның авария хәлендә булуы аркасында, һәйкәлне алырга, җиргә куярга туры килгән иде, - диде комитет башлыгы.

Исегезгә төшерәбез, Ленинга һәйкәл 2020 елның октябрендә урыныннан алынган иде. Аны төзекләндерү өчен 35 млн сум сарыф ителгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Һәйкәл Владимир Ленин

Көн хәбәре