Россия Президенты Владимир Путин Казанда БРИКС саммиты кысасында Төркия лидеры Рәҗәп Тайип Эрдоган белән сөйләшүләр үткәрәчәк. Ике ил башлыгы карап тикшерергә мөмкин булган мәсьәләләрнең берсе – Украинадагы һәм Ерак Көнчыгыштагы кораллы низагны тыныч юл белән җайга салуда Төркиянең арадашчы булуы. Бу хакта “РИА Новости” Эрдоган администрациясенең югары дәрәҗәдәге чыганагына таянып яза.
“Әлбәттә инде, икътисадый, сәүдә, энергетика өлкәләрендә ике яклы хезмәттәшлек кебек мәсьәләләр дә каралачак”, – дип өстәгән агентлыкка әңгәмәдәше.
Исегезгә төшерәбез: Казанда БРИКС саммиты иртәгә – 22 октябрьдә башланып, 24 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Россия Президенты Владимир Путин әйтүенчә, чара кысасында ул ике яклы 17 очрашу уздырырга ниятли.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез