Казанда Вознесение трактының түләүле өлеше аша узуның күпмегә төшәчәген әйткәннәр

Казанда Вознесение трактының түләүле өлеше аша узу бәясе 350 сум тәшкил итәргә мөмкин. Әмма бу җәһәттән анык кына карар юк әле. “БИЗНЕС Online”, үзенең чыганагына таянып, шул хакта яза.

Исегезгә төшерәбез: Вознесение трактының 8 чакрым озынлыктагы икенче өлешен, бюджет акчасы җитмәү сәбәпле, шәхси-дәүләт партнерлыгы шартларында төзеп бетерү турында карар кабул ителде. Юкса проектның гамәлгә ашырылуын бик озак көтәргә туры килгән булыр иде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бу җәһәттән карарны Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының 2023 ел йомгаклары буенча үткәрелгән коллегиясендә җиткерде.

Юл төзү буенча инвестор – “ТатДорТрансИнвест” акционер җәмгыятенең кече предприятиесе. Юлның икенче чиратын төзүгә барлыгы 18 миллиард сум каралган.
Узган ай азагында транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Вознесение трактының Җиңү проспектыннан М7 трассасына кадәрге түләүле өлешенең агымдагы ел азагына кадәр файдалануга тапшырылачагын әйтте. Ведомство башлыгы ул чагында юл бәясен әйтә алмады. Аның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта бу җәһәттән исәп-хисап эшләре алып барыла. “Бизнес-онлайн” чыганаклары мәгълүматлары буенча, тарифны башта 150 сумнан арттырмаска уйлаганнар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре