Казанда Халыклар бердәмлеге көненә багышланган күптөрле чаралар узачак

1-8 ноябрьдә Казанда Халыклар бердәмлеге көненә һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган бәйрәм чаралары сериясе узачак. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә ТР башкаласы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Азат Абзалов хәбәр итте.

Программага концертлар, лекцияләр, мастер-класслар, әңгәмәләр, күргәзмәләр һәм әдәби-күңел ачу акцияләре кергән.

3 ноябрьдә ТР Милли музеенда «Сәнгать төне» акциясе узачак. Чара кысаларында мастер-класслар, халыклар тарихы турында лекцияләр булачак, Каюм Насыйри турындагы «Соединяющий миры» фильмы күрсәтеләчәк һәм «Риваять» этнотөркеме чыгышы тәкъдим ителәчәк.

4 ноябрьдә «Эрмитаж – Казан» үзәгендә Россия Эрмитажы җыентыгыннан «Юсуповы. Роскошь сквозь века» күргәзмәсе ачылачак. Шул ук көнне Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында «Безнең йорт – Татарстан» республика этномәдәни фестивале гала-концерты була. Шәһәр музейлары каллиграфия һәм декоратив иҗат буенча мастер-класслар үткәрәчәк.

Спорт сөючеләр өчен 3 ноябрьдә «Локомотив» стадионында «Без бердәм, без җиңелмәс!» чаңгы-роллер ярышлары, ә 4 ноябрьдә яшүсмерләр арасында көрәш ярышлары узачак.

Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында һәм яшьләр учреждениеләрендә тематик чаралар, концертлар, рәсем конкурслары һәм фотоконкурслар, «Халыклар дуслыгы» һәм «ИнЯз» фестивальләре узачак. Анда шәһәр халкы төрле халыкларның мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән таныша алачак. Казан дәүләт энергетика университетында чит ил студентларын адаптацияләүгә юнәлтелгән «Мәдәниятләр призмасы» фестиваль-конкурсы узачак.

5-7 ноябрьдә Татарстан халыклары яшьләр ассамблеясе «Без россиялеләр» яшь патриотлар карашы» төбәкара проектында катнашу өчен Россиянең 10 төбәгеннән 250 катнашучыны җыячак.

Бәйрәм атнасы кысаларында шулай ук диктантлар үткәреләчәк. 1-8 ноябрьдә онлайн һәм килеп катнашу форматында 10нчы «Зур этнографик диктант» узачак. Анда катнашу өчен 3 ноябрьдә 11:00 сәгатьтә Казанның Халыклар дуслыгы йортына килергә кирәк. 14-16 ноябрьдә 8 меңнән артык мәйданчыкта ел саен үткәрелә торган «Татарча диктант» татар телен белү дәрәҗәсен тикшерү акциясе узачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре