Казанда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» остаханәләре башланды 

«Без яшь чакта һәр кичне шулай уздыра идек!» Казанның нәкъ үзәгендә узучы заманча кичке уенга килгән әбекәйләр, бии-бии, яшьлекләрен искә алды. Яңарак кына тәпи киткән сабыйлар да алардан калышмады. Кыскасы, Кабан күле буенда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» башланды.

Әйлән-бәйлән

2021 елдан бирле күпләрнең күңеленә хуш килә торган «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты бу җәйдә дә дәвам итә. Узган ел татарларның этник төркемнәре биюләрен үзләштерсәк, быел һәр кичтә бер җырлы-биюле уен уйнаячакбыз.

– Гай Таһировның «100 татар фольклор биюе» дигән китабы бар. Без кич саен шундагы җырлы-биюле уеннарның берсен алып, өйрәнеп, халык белән бергә уйнаячакбыз, – дигән иде проектның кураторы Алсу Мәгъсумҗанова матбугат очрашуында.

Сүз уңаеннан беренче елларда бу проект бию генә түгел, спортның төрле юнәлешләренә багышланды.

– Узган ел без «Хәрәкәттә – бәрәкәт»не татар биюләре яки татар уеннарына гына багышларга булдык. Чөнки нәкъ менә шушы юнәлешне халык аеруча ярата, андый чараларга күпләп йөриләр, – диде бу хакта Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.

13 июнь кичендә без «Әйлән-бәйлән» уенын өйрәндек. Аны хәтерләүчеләр бардыр. Ә беренче тапкыр ишетүчеләр өчен, бераз гына тарихына тукталыйк. Гай Таһиров аның турында менә нәрсә дип язган: «Авыл хор биюе. Клубларда, кичәләрдә башкарыла. 1946 елда ТАССРның Пәнҗәр (яки Кызыл Наратлы) районында (1930–1960 елларда Әгерҗедән төньякка 70 чакрым ераклыкта, Татарстанның төньяк-көнчыгышында урнашкан район) язылган». 8 пар белән башкарылган бу уенны

Итек киеп, читек киеп,

Галош кияләрмени;

Ярны аны сынашмыйча

Гына сөяләрмени? –

дип җырлый-җырлый уйнаганнар.

Кабан буенда 8 генә пар булмады, билгеле. Гармун, думбра, кубыз тавышын ишетеп, сиптереп биегәннәрен күреп, «кичке уен»га шактый кеше җыелган иде.

Яшьлеккә кайту

Узган елда да игътибар иткән идек, быел да шулай: проектны аеруча олы яшьтәге апа-абыйлар үз итә. Кайсы белән генә сөйләшмә, алар өчен ул яшьлеккә кайтуга тиң.

– Мин монда ел саен киләм. Рәхәтләнеп биим, яшьлекне искә төшерәм. Әй, үзем дә яшь бит әле мин! 82 генә тулды, – ди Казаннан Мөнәвәрә әби, сөйләшкәндә дә бию көенә тыпырдавыннан туктамыйча. – Тумышым белән Лениногорск районының Керкәле авылыннан мин. Тик гомерем буе читтә яшәдем. Себер, Ташкент, Ерак Көнчыгыш, Санкт-Петербургта эшләдем. Хәзер улым белән Казанда яшим. Үзебезнең көйләргә, җырларга гомер буе сусадым...

Ләкин быел чарага килүчеләр арасында яшьләр дә шактый күренде. Узган еллардан ук таныш йөзләр белән бергә үтеп барышлый ялгыш кына килеп эләгүчеләр дә күп иде. Алсу Мәгъсумҗанова исә, җайлап кына, Лариса Гузеева вазыйфаларын башкарып, яшь егет-кызларны кавыштырып та маташты.

– Элек кичке уеннар яшьләрне парлаштырган. Безнең дә шундый теләк бар. Шуңа бу проектка яшьләрне, аеруча насыйп ярларын эзләүчеләрне чакырабыз, – дигән иде ул.

Ә иң кызыгы: бу чараларда кемнең кем булуына карап тормыйлар. Биегәндә тел кирәк түгел бит! Шуңа Мәскәүдә белем алучы, Казанга ял итәргә генә килгән кытай егетенә «борма»га басу да, «капкалы» уены да авыр бирелмәде. «Нигә шулай сөенәләр икән дип төшкән идек, биергә өйрәнеп китәбез. Кызык икән сездә», – диде ул.

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты кысасындагы остаханәләр җәй дәвамында һәр пәнҗешәмбе кичке 18:00 сәгатьтә узачак. Очрашу урыны – Кабан күле буе.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре