Казанда көнчелектән хатынын буып үтергән күп балалы әтине хастаханәгә озатканнар.
Бүген Совет районы судында узган елның августында хатынын үтергән Казан Отеллосы - Айрат Бакиров эше буенча шаһитлардан сорау алырга тиешләр иде. Әмма суд утырышы башланыр алдыннан ир-атны хастаханәгә озатулары хакында билгеле булды, дип хәбәр итә "Татар-информ".
Судта хәбәр итүләренчә, күптән түгел Бакировның йөрәге авырта башлаган һәм аны хастаханәгә салырга туры килгән.
Фаҗига узган елның 2 августында Казанның Константиновка бистәсендә булган иде. Көнчелек аркасында туган низагтан соң ир хатынын кер бавы белән буып үтергән. Аннан соң ул гаебен әйтеп, полициягә хәбәр иткән. У әлеге гамәлен хатыны башка иргә китәчәге турында әйткәннән соң кылганлыгы әйткән.
Бакировларның 10, 7 һәм 5 яшьлек кызлары бар. Бакировка өй аресты билгеләнгән иде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез