Бүген Казанда хезмәт батырлыгы шәһәрләренә багышланган почта маркаларын тәкъдир итү тантанасы узды. Чарада Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
«Казан беренчеләрдән булып «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исем алды. Без Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, шулай ук тылда җиңү яулаган тыл хезмәтчәннәренә зур хөрмәт белән карыйбыз. Алар фронтны бөтен кирәк-ярак белән тәэмин итү өчен тәүлек буе эшләделәр. Мәсәлән, фронт өчен һәр алтынчы самолет Казанда җитештерелде», – диде ул.
Фәрит Мөхәммәтшин Бөек Ватан сугышында 700 меңнән артык татарстанлы катнашып, шуларның яртысының үз гомерен җиңү өчен бирүен дә искә алды.
«Хезмәт батырлыгы шәһәрләренә багышланган маркаларны булдыру – «Бердәм Россия» партиясенең иң мөһим проекты. Ул хезмәт батырлыклары хәтерен мәңгеләштерү белән бәйле. Ә мондый чаралар, бер яктан, Бөек Ватан сугышы чоры буынының хезмәтен хөрмәтләү һәм тану, икенче яктан, яшьләр өчен тәрбия функциясен үтиләр. Бу маркалар буыннан-буынга тапшырылачак. Шуңа күрә бүген истәлекле, тарихи көн», – дип ассызыклады ул.
Парламент спикеры фикеренчә, мондый чаралар Татарстанның күпмилләтле халкын берләштерергә мөмкинлек бирә.
«Безнең бурыч – ветераннарны онытмау, аларга ярдәм итү. Алар – тарих чыганаклары. Шуңа күрә тантанага Бөек Ватан сугышы ветераннарын, яшьләрне чакырдылар. Без бу вакыйгаларны гомер буе истә тотачакбыз һәм каһарманнарыбызга хөрмәт күрсәтәчәкбез», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.
«Татарстан почтасы» директоры Илнур Мәхмүтов хәбәр иткәнчә, барлыгы 16 мең данә марка чыгарылган. Аларда «Казан - хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән стела сурәтләнгән.
«Аларны почта бүлекчәләрендә сатып алырга мөмкин. Хәзерге вакытта Казанга 2,5 меңгә якын почта маркасы килде», – дип ачыклык кертте ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез