Казанда XV Идел буе федераль округы Бөтенроссия студентлар отрядлары слеты үткәрелә

Казанда XV Идел буе ф

16-19 октябрь көннәрендә Казанда XV Идел буе федераль округы Бөтенроссия студентлар отрядлары слеты үтә. 

16 октябрьдә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында XV Идел буе федераль округы Бөтенроссия студентлар отрядлары слетының ачылыш тантанасы узды. Слет 14 төбәктән килгән 1000 артык кешене берләштерә. Биредә студентлар отряды вәкилләре, ветераннары, аларны эш белән тәэмин итүчеләр һәм башкарма хакимият органы вәкилләре катнаша.

Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Машковцев сүзләренчә, биредә катнашучыларны берләштерүче төп ике төшенчә – хезмәт һәм дуслык. Студентлар отряды вәкилләре слетта яңа дуслар табып, аралашып кына калмыйлар, тәҗрибә дә уртаклашалар. Идел буе федераль округында студентлар отрядлары саны инде 50 меңгә якын.

«Идел буе федераль округының Бөтенроссия студентлар отрядлары үзләрен һәрвакыт иң-иңнәре буларак күрсәтәләр. Бүген без катнашучылар белән аларны борчыган мәсьәләләр турында сөйләштек. Киң спектр сораулар турында фикер алыштык: матди һәм матди булмаган ярдәм, төбәк идарә органнары белән хезмәттәшлек, һәр төбәктә студентлар отрядының үз советын, рәсми документын булдыру һ.б. Студентлар отряды ул – хезмәт мәктәбе генә түгел, тормыш мәктәбе дә. Биредә катнашучылар алдагы тормышта кирәкле кешелеклелек сыйфатларын ала. Алга таба да бу хәрәкәтне үстерергә, танытырга кирәк», – дип белдерде Олег Машковцев.

ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева Татарстан студентлар отряды турында сөйләде.

«ТР студентлар отрядларының үсеш перспективалары зур. Бездә студентлар отрядында катнашучылар саны 13 меңнән артык, Идел буе федераль округында без алдынгылар рәтендә. Эшкә урнаштыру өчен юлламалар саны да, хезмәттәшлек итә торган объектлар да елдан-ел арта бара. Шулай ук Россиядә һәм Татарстанда фәнни юнәлештәге студентлар отряды булдыру турында уйлыйбыз. Мондый күләмле эшкә алыну өчен квалификацияле остазлар кирәк. Потенциалы булган, фән белән эшли торган предприятиеләр белән хезмәттәшлек итү уңышлы булачак. Остазлык системасы бик мөһим», – диде ул.

Россия студентлар отрядларының Күзәтчелек советы рәисе урынбасары Василий Ислаев та Татарстанның ике ел рәттән – 2023 һәм 2024 елларда студентлар отрядларының иң яхшы төбәк бүлеге булуын әйтте һәм слетның Татарстанда очраклы гына үткәрелмәвен искәртте. «Татарстан Республикасы – Идел буе федераль округының студентлар отрядлары чараларын уздыру урыны гына түгел, ул – аның йөрәге. Идел буе федераль округы студентлар отрядлары штабы да 2007 елдан бирле нәкъ менә Казанда эшләп килә», – ди ул.

Слетта катнашучылар өчен бай программа әзерләнгән. Аларны мастер-класслар, семинарлар, уку-укыту чаралары, очрашулар һәм түгәрәк өстәлләр көтә. Шулай ук катнашучылар Татарстанның мәдәни байлыгы белән танышачак. Слетта үткән елдагы эшчәнлеккә нәтиҗә ясалачак һәм иң-иңнәре дәүләт бүләкләре алачак.

Лиана Габбасова

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре