Газетага язылу

Казанда җылытыла торган тәүге тротуар пәйда булды

Казанда, «Безнең ишегалды» республика программасы кысасында, тәүге җылы тротуар пәйда булган. Әлеге тәҗрибә уңышлы дип табылса, җәяүлеләргә бөтен шәһәр буенча шундый сукмаклар эшләнеләчәк, дип яза «Российская Газета».

Фатих Әмирхан урамындагы 83 нче йорт ишегалдында тәүге шундый тротуар булдырылган. Ул электр белән җылытыла.

Алга таба җәяүлеләр сукмакларын җылылык челтәренең “обратка” суыннан файдалану хисабына җылытмакчылар. Хәзер «Татэнерго» компаниясе белгечләре белән берлектә шундый мөмкинлек карала. Бозлавыкка каршы нәтиҗәлерәк көрәшү мөмкинлеге бирәчәк бу.

«Инде проектлау этабында ук кирәкле барлык коммуникацияләрне күздә тотып, яңа төзелешләрдә мондый тәҗрибәне куллану нәтиҗәле булачак дип саныйм», – дип белдергән Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин. –  Ике тәҗрибәне дә игътибар белән өйрәнеп, алга таба алардан файдалану мәсьәләсен хәл итәчәкбез».

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре