Казандагы янгында үлгән 5 кешенең кемнәр булуы ачыкланды

Казанда төнге янгында үлгән кешеләр бер шәхси сак предприятиесе хезмәткәрләре булган. Бу хакта агентлыкка тикшерүгә якын торган чыганактан билгеле булды, дип яза Татар-информ.

Әлеге вазгыять белән таныш булган кешеләрнең мәгълүматы буенча, янгын чыккан бина урнашкан территория бер милекчедән икенчесенә тапшыру стадиясендә булган. Шул ук вакытта, территорияне шәхси сак предприятиесе хезмәткәрләре саклаган.

Чыганак мәгълүматлары буенча, янгын чыккан вакытта биш хезмәткәр дә йоклаган булгандыр, мөгаен. Алар хәтта бинадан чыгарга да тырышып карамаган, нәрсә булганын аңларга өлгермәгәннәрдер, күрәсең.

Агентлык бүген иртәнге дүртләр тирәсендә Адмиралтейство бистәсендәге файдаланылмый торган бинада янгын чыгып, анда биш кешенең гомере өзелүе хакында хәбәр иткән иде. Әлеге хәлдән соң саксызлык буенча үлемгә китерү турында җинаять эше кузгатылган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фаҗига янгын

Көн хәбәре