Казандагы иҗтимагый киңлекләр өчен тавыш биреп бүләк отучылар билгеле булды

11 июньдә Казан иҗтимагый киңлекләре өчен еллык тавыш бирүгә багышланган зур онлайн-конкурс кысаларында призлар уйнатылды.

ВК битенә тавыш бирү турындагы скриннарны элгән катнашучылар арасында 3 iPhone 16, "Руки Вверх" төркеме концертына чакыру, Надежда Кадышева чыгышына билет, тагын Г.Камал исемендәге яңа театр бинасында спектакльләргә билетлар уйнатылды. Бүләк уйнату “Казанның парк һәм скверлары” төркемендә узды.

Җиңүчеләр:
Алексей Аношкин - Нокса елгасының яр буе өчен тавыш бирде, Гөлназ Әхмәдуллина - Мәскәү базары янындагы сквер өчен тавыш бирде, Гадел Әхмәтов - Кызыл Позиция урамындагы Студентлар скверы өчен тавыш бирде, Мария Әсхәдуллина - Орджоникидзе скверы өчен тавыш бирде, Алсу Асадуллина - Нокса урманы өчен тавыш бирде, Вероника Сабитова - Меридиан урамындагы мәктәп балалары паркы өчен тавыш бирде Юлиана Карпова- Столяров скверы өчен тавыш бирде. Алар барысы да конкурс шартларын үтәделәр.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре