Казандагы коточкыч юл һәлакәтендә 3 кешенең гомере өзелгән

Бүген төнлә Горький шоссесындагы коточкыч юл-транспорт һәлакәтендә үлгән өч пассажирның икесенең яше билгеле булды. Татар-информга Казан Дәүләт автоинспекциясендә сөйләүләренчә, һәлак булганнарның барысы да ир-атлар. Аларның берсенә 30 яшь, ә икенчесенә – 31 яшь.

Бүген төнлә 21 яшьлек кыз идарә иткән Honda автомобиле башта ут баганасына, аннары Горький шоссесы-Восстания юл чишелешендәге бетон коймага бәрелгән.

Һәлакәт нәтиҗәсендә чит ил машинасының өч пассажиры урында ук үлгән. Автомобиль йөртүчесе медицина ярдәменнән баш тарткан.

«Саксызлык аркасында ике яки аннан да күбрәк кешенең үлеменә китергән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре