Бүген Казанда узучы «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең еллык утырышында дәрәҗәле кунак – Малайзия Премьер-министры Әнвәр Ибраһим катнаша. Татарстанга килер алдыннан ул Мәскәүдә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашты.
«Минем өчен Татарстанда узучы чарада Россия Президенты Владимир Путинның тулы ярдәме белән катнаша алуым зур дәрәҗә. Ике көн элек аның белән шәхсән очрашу мөмкинлеге туды. Ул Малайзиянең бу форумга ярдәм итүе, Татарстанның дөньядагы тотрыклылыкны үстерү һәм, әлбәттә инде, инклюзивлык мәсьәләләрендә тырышлыгы өчен рәхмәт белдерде», – диде Әнвәр Ибраһим.
Ул Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе буларак тырышлыгын һәм Татарстан хакимиятенең яшьләрне җәлеп итүен, аларның тәкъдимнәрен хуплауларын билгеләп үтте.
«Төркемнең киләсе утырышында безнең яшьләр өчен мөһим булып тоелган нәрсәләр турында тыңларга кирәк дип уйлыйм», – дип йомгаклады Әнвәр Ибраһим.
«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы Татарстан башкаласында 13-18 майда уза. Ул Татарстанда 2009 елдан башлап ел саен үткәрелә һәм 2023 елдан федераль статуска ия. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәкли.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез