#KazanForum: Бүген Казанда хәләл ярминкә рәсми рәвештә ачыла

Бүген "Казан" агросәнәгать паркында "Kazan Halal Market” халыкара сәүдә ярминкәсе тантаналы рәвештә ачылачак. Ул 13-18 майда башкалада узучы "Россия - Ислам дөньясы: KazanForum 2025" XVI Халыкара икътисадый форумы кысасында эшләячәк.

Ачылыш тантанасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашачак дип көтелә.

Илнең иң зур хәләл сәүдә ярминкәсендә азык-төлек, кием-салым, аксессуарлар, косметика һәм башка кирәк-ярак сатып алырга мөмкин. Быел биредә илнең 15 төбәгеннән, шулай ук, Әфганстан, Пакъстан, Әзәрбәйҗан, Кыргызстан, Төркия, Һиндстан, Иран кебек чит илләрдән 150дән артык компания хәләл продукция тәкъдим итәчәк.

"Kazan Halal Market” 18 майга кадәр 8.00дән 19.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Керү - бушлай. Адресы: Казан ш., Аграр урамы, 2 нче йорт.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре