Бүген «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XVI халыкара икътисадый форумының пленар утырышы узачак. Форумның төп темасы санлаштыруга бәйле. Пленар утырыш «Цифрлаштыру: яңа чынбарлык һәм хезмәттәшлекне киңәйтү өчен өстәмә мөмкинлекләр» дигән темага багышланачак.
Утырыш кысаларында катнашучылар икътисадның төрле тармакларында инновацион технологияләр кертү мәсьәләләре турында фикер алышачак, санлы проектларны гамәлгә ашыруның, шулай ук дәүләтара партнерлыкның һәм тәҗрибә уртаклашуның уңышлы мисаллары белән уртаклашачак. Илләр арасындагы хезмәттәшлек өчен бердәм цифрлы платформалар булдыру перспективалары каралачак.
«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы Татарстан башкаласында 13-18 майда уза. Ул Татарстанда 2009 елдан башлап ел саен үткәрелә. Вакыйга 2023 елдан федераль статуска ия. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе нигезендә «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәкли.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез