#KazanForum: Казанда «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы башлана

Халыкара форум атна ахырына кадәр дәвам итәчәк.

Бүген Татарстан башкаласында «Россия — ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы башлана. Чара 16нчы тапкыр оештырыла. Ул берничә ел федераль статуста үтә.

Кунаклар төрле сессияләрдә, фикер алышуларда, конференцияләрдә һәм башка чараларда катнашачак. Аларга мәдәни программа да тәкъдим ителәчәк. Пленар утырыш исә цифрлаштыру тармагына багышланачак.

Быел форумга дөньяның 103 иленнән килделәр.

Сүз уңаеннан, катнашучыларга сәламләү хатын ил Президенты Владимир Путин да юллады.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре