Казанда «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2025» XVI Халыкара икътисадый форумы кысасында «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең еллык утырышы башланды. Быел ул Россия һәм ислам илләренең яшьләр сәясәте өлкәсендәге тәҗрибәсенә багышланган.
Билгеле булганча, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәкли.
KazanForum Россия һәм мөселман илләре арасында элемтәләр җайлауның төп мәйданы булып тора, ә стратегик караш төркеме тышкы сәясәтнең әлеге юнәлешен тормышка ашыруның төп коралларыннан берсе. Утырыш кысасында өйрәтү программалары, белем бирү һәм тикшеренү программаларын тормышка ашыру, төрле халыкара конференцияләр һәм семинарлар, иҗтимагый чаралар үткәрү, Россия һәм чит илләрдәге хезмәттәш университетлар арасындп элемтәләрне киңәйтү мәсьәләләре күтәреләчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез