#KazanForum: Марат Хөснуллин: «Форумны искиткеч оештырган өчен Татарстанга рәхмәт»

Форумны югары дәрәҗәдә оештырган өчен Татарстанга рәхмәт. «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum – 2024» халыкара икътисадый форумының пленар утырышында чыгыш ясаганда Россиянең вице-премьеры Марат Хөснуллин Татарстанга рәхмәтен белдерде.

Аерым алганда, Марат Хөснуллин Россия һәм ислам дөньясы илләре белән мөнәсәбәтләрнең елдан-ел ныгуын билгеләп үтте. Моны форум да раслый.

– Россия һәм Ислам дөньясы илләре белән мөнәсәбәтләрнең тотрыклы үсеше икътисадый күрсәткечләрдә дә чагыла, – диде ул пленар утырышта. – Бу форумда актив катнашкан мөселман илләреннән килгән коллегаларыбызга рәхмәт әйтәсе килә. Ышанам, форум быел да хезмәттәшлекнең яңа юнәлешләрен билгеләргә мөмкинлек бирәчәк һәм зур файда китерәчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре