Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ислам дөньясы илләре һәм оешмалары белән берлектә яшьләрне тәрбияләү буенча берничә тәкъдим җиткерде. Бу хакта ул «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышында әйтте.
«Традицион кыйммәтләр һәм глобальләшү процесслары арасындагы аерма яшьләрне рухи-әхлакый тәрбияләүгә бәйле алымнар булдыруда уртак тырышлык таләп итә. Бу юнәлештә Россия академик һәм фәнни җәмәгатьчелегенең Мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча ислам оешмасы (ИСЕСКО) һәм ислам илләре университетлары белән хезмәттәшлеген киңәйтү, Татарстанда мөмкин булган уртак тәҗрибә проектларын да кертеп, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы белән берлектә Халыкара балалар оешмалары Ассоциациясен үстерү буенча юл картасын эшләү, аны булдыру турында карар Президентыбыз (Владимир Путин) тарафыннан 2024 елда яшьләр фестивале йомгаклары буенча кабул ителгән, «Беренчеләр хәрәкәте» дипломатия мәктәп клубларының халыкара челтәрен киңәйтү, ул бүгенге көндә дөньяның 24 иленнән 300дән артык мәктәпне берләштерә, шулай ук, быелның көзендә Куала-Лумпурда планлаштырылган «Татарстан-Малайзия» лагере үрнәгендә, Халыкара балалар лагерьларының халыкара программаларын гамәлгә ашыру кебек практик әһәмияттәге тәкъдимнәр карап тикшерелә ала», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Рәисе бүгенге утырышта яшьләрне социаль әһәмияткә ия эшчәнлеккә җәлеп итүгә, традицион гаилә, милли-мәдәни, рухи-әхлакый кыйммәтләргә хөрмәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән уртак программаларны һәм тәкъдимнәрне үстерү турында фикер алышырга чакырды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез