#Kazanforum: Миңнеханов: «Ислам дөньясының 70 процентын яшьләр тәшкил итә»

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышын ачты. Быел чара Россия һәм ислам илләренең яшьләр сәясәте өлкәсендәге тәҗрибәсенә багышланган.

Рөстәм Миңнеханов ислам илләрендә заманча яшьләр сәясәте турында җентекләп фикер алышу кирәклеген билгеләп үтте. «Бүген ислам дөньясында яшәүчеләрнең 70 процентын яшьләр тәшкил итә. Безнең бурыч-үсеп килүче буынга үз тарихына һәм мәдәниятенә сакчыл караш тәрбияләү. Шул рәвешле генә без үзебезнең тиңдәшлекне һәм мәдәни күптөрлелекне саклап кала алачакбыз», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул искәрткәнчә, узган атнада илдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган бәйрәм һәм истәлекле чаралар узды. Бу ел Россия Федерациясендә Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. «Яшьләрнең безнең ата-бабаларыбыз яулап алган дөньяның иң югары кыйммәтен аңлавы бик мөһим. Тарихны белү һәм хөрмәт итү ватанпәрвәрлек һәм киләчәк өчен җаваплылык хисе барлыкка китерә», – диде Татарстан Рәисе.

Россиядә үсеп килүче буынны традицион кыйммәтләр нигезендә тәрбияләү өчен барлык шартлар да тудырыла, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Шул максаттан өч ел элек «Беренчеләр хәрәкәте»гомумроссия балалар һәм яшьләр хәрәкәте оештырылды. Аның күзәтү советын Россия Президенты Владимир Путин җитәкли. «Татарстанда балалар белән эш кечкенәдән – балалар бакчасыннан ук алып барыла, анда педагоглар һәм ата-аналар җәлеп ителгән. Моннан тыш, бүген яшьләр белән «Сәләт», «Йолдызлык» төбәк иҗтимагый берләшмәләре, яшьләр дипломатиясе академиясе, студентлар хезмәт отрядлары актив эшчәнлек алып бара», – диде Татарстан Рәисе.

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы Татарстан башкаласында 13-18 майда уза. Ул Татарстанда 2009 елдан башлап ел саен үткәрелә һәм 2023 елдан федераль статуска ия. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәкли.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор Миңнеханов минниханов

Көн хәбәре