#KazanForum: Путин Казанда узучы форумга зур игътибар бирүен әйтте

Россия Президенты Владимир Путин Кремльдә Мәскәүгә рәсми эш визиты белән килгән Малайзия премьер-министры Әнвәр Ибраһимов белән очрашканда, KazanForum турында да искә алды.

Очрашу башанды Владимир Путин илләр арасындагы дустанә мөнәсәбәтне билгеләп үтте һәм эш визитының нәтиҗәле булачагына ышаныч белдерде.

“Сезнең эш визиты эчтәлекле генә булып калмыйча, югары дәрәҗәдә узып, безнең илләр арасындагы элемтәләрне ныгытуга ярдәм итәчәк дип ышанам”, – дип белдерде Россия Президенты.

Ул сөйләшү барышында KazanForum турында да әйтте. “Мәскәүдән Казанга китүегезне, анда KazanForum да катнашуыгызны беләм. Без форумга зур игътибар бирәбез”, – диде Владимир Путин.

Җавап йөзеннән Әнвәр Ибраһим стратегик партнер буларак Россиянең тоткан урынны ассызыклады һәм алга таба төрле өлкәләрдә хезмәттәшлекне ныгытуга әзерлек белдерде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре