#Kazanforum: Путин «KazanForum»да катнашучыларны сәламләде

Россия Президенты Владимир Путин Казанда уза торган «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XVI халыкара икътисадый форумында катнашучыларга һәм кунакларга сәламләү телеграммасы юллады. Мөрәҗәгатьнең тексты Кремль сайтында бастырылган.

Россия лидеры Россиянең ислам илләре белән багланышларга тарихи ачык булуын билгеләп үтте, катлаулы халыкара вәзгыятькә карамастан, хезмәттәшлек бүген дә дәвам итә, дип ассызыклады. «Гасырлар дәвамында безнең күпмилләтле илебез Ислам дөньясы дәүләтләре белән киң багланышлар өчен ачык иде. Һәм бүген, катлаулы халыкара вәзгыятькә карамастан, без икътисадый, фәнни, мәгариф, гуманитар, төбәкара багланышларны уңышлы һәм эзлекле рәвештә киңәйтүне дәвам итәбез. Татарстан – Россия Федерациясенең мондый нәтиҗәле һәм конструктив мөнәсәбәтләрне актив коручы субъектларының берсе», – диелә телеграммада.

Мөрәҗәгатьтә шулай ук тарихи хәтернең әһәмияте ассызыклана. «Безгә тарих дәресләре, нацизм, расизм, колониализмга каршы көрәштә ата-бабаларыбызның батырлыгы һәм теләктәшлеге турындагы хәтерне саклау мөһим. Безнең көннәрдә бары тик бергәләп кенә без бөтен дөнья җәмәгатьчелегенең тотрыклы, гармонияле үсешен тәэмин итә алабыз, террорчылык, экстремизм, локаль конфликтлар эскалациясе кебек заманча куркынычсызлык янауларына нәтиҗәле каршы тора алабыз», – дигән Владимир Путин.

Президент форумның продуктив булуына ышаныч белдерде һәм катнашучыларга уңышлар һәм иң яхшы теләкләр теләде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре