Россия Әфганстан белән хезмәттәшлекне үстерүдә зур мөмкинлекләр күрә. Бу хакта Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Алексей Оверчук «Россия-Ислам дөньясы: KazanForum»XVI халыкара икътисадый форумында уза торган «Россия-Әфган бизнес-форумы»нда белдерде. Сүз уңаеннан, бизнес-форум тәүге мәртәбә уза.
Алексей Оверчук әйтүенчә, Россия бизнесы Әфганстан базарына чын-чынлап кызыксыну белән карый. Ул Россиянең Әфганстан белән сәүдә юллары, ике арадагы транспорт-логистика юнәлешен үстерү җәһәтеннән уртак хезмәттәшлеккә әзер булуын белдерде.
Бизнес-форум барышында билгеле булганча, азык-төлек экспортыннан тыш, Әфганстан белән энергетика объектларын төзү, машина төзелеше юнәлешендә бергәләп эшләргә мөмкин. Бу җәһәттән Россия җитештерүчеләре Әфганстанга заманча техника төрләрен тәкъдим итә ала.
– Безнең автоҗитештерүчеләр Әфганстан партнерлары белән йөк һәм пассажир транспорты белән тәэмин итү өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү белән кызыксыналар, – диде илнең вице-премьеры.
Алексей Оверчук сүзләренчә, Әфганстан белән икътисадый өлкәдә хезмәттәшлек турында килешүләр имзаланачак.
– Форум нәтиҗәләре буенча, без бүген үк кайбер документларның имзалануын көтәбез, – диде вице-премьер.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез