#KazanForum: Рөстәм Миңнеханов һәм KazanForum кунаклары экспозицияләр белән таныштылар

KazanForum-2025 кысаларында «Казан» агросәнәгать паркы территориясендә «Kazan Halal Market» халыкара хәләл ярминкә ачылды. Тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Казан форумының мактаулы кунаклары катнашты.

Сәүдә мәйданчыгында бөтендөнья хәләл стандартларына туры килә торган азык-төлек, кием-салым, аксессуарлар, косметика һәм башка товарларның ассортименты тәкъдим ителгән. Быел «Kazan Halal Market»та Россиянең 15 төбәгеннән 150дән артык компания, Әфганстан, Пакистан, Казахстан, Әзәрбәйҗан, Кыргызстан, Төркия, Иран, Һиндстан һәм Сенегал җитештерүчеләре катнаша. Ярминкәгә 40 меңнән артык кеше килер дип көтелә.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, «Kazan Halal Market» ярминкәсен ачу - «Россия-Ислам дөньясы: KazanForum»16 нчы халыкара икътисадый форумы кысаларында беренче рәсми чара. "Бүген хәләл - ул тирән рухи, мәдәни кыйммәтләрне чагылдыра, бөтен дөнья буйлап миллионлаган кешене берләштергән тулы бер тормыш фәлсәфәсе. Татарстан, ислам икътисадын үстерүдә Россиянең әйдәп баручы төбәге буларак, хәләл индустриягә ярдәм итүгә һәм аны алга этәрүгә аерым әһәмият бирә», - дип ассызыклады республика Рәисе.

Ул Россия Президентына һәм федераль Хөкүмәткә республикага күрсәткән ышанычлары һәм чараларны уздыруда ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. Өченче ел форум гомумфедераль масштабтагы чара булып тора. Анда катнашучылар саны бермә-бер арта. «Бу Россиянең ислам дөньясы белән мөнәсәбәтләрен киләчәктә дә үстерү мөһимлеген һәм кирәклеген чагылдыра», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Рәисе дөньякүләм хәләл продукция базарының үсүен билгеләп үтте. Татарстанда гына да 150дән артык хәләл продукция җитештерүче исәпләнә, 20гә якын компания үз продукциясен чит илләрдә сата. "Без ислам илләре һәм оешмалары белән хезмәттәшлекне үстерү буенча планлы эш алып барабыз. Әйтик, узган ел республика Мөселманнары диния нәзарәте каршындагы "Хәләл" стандарты буенча комитет Фарсы култыгы илләренә продукция китерү өчен җитештерүчеләрне сертификацияләүгә аккредитация алды. Ышанам ки, бу Татарстан хәләл продукциясен Көнчыгыш илләре базарларына чыгару өчен яңа мөмкинлекләр ачачак һәм безнең партнерлык элемтәләребезне тирәнәйтәчәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул республикадагы хәләл ярминкәләрнең күркәм традиция булуын, анда катнашучыларга яңа сәүдә элемтәләре урнаштырырга мөмкинлек бирүен билгеләп үтте: «Бүген биредә Россия төбәкләреннән, шулай ук чит илләрдән төрле продукция тәкъдим ителә. Бу - Татарстан һәм гомумән Россиянең хәләл базарына халыкара кызыксынуның ачык дәлиле».

Республика Рәисе шулай ук партнерларга хәләл сектор үсешенә өлеш керткәннәре һәм бу юнәлештә бердәм эш алып барганнары өчен рәхмәт белдерде.

Рәсми ачылыштан соң Рөстәм Миңнеханов һәм KazanForum хөрмәтле кунаклары экспозиция белән таныштылар.

Республикада «хәләл» тамгасы белән товар җитештерү күләме, ел саен 10%ка артып, 10 млрд сумнан күбрәк тәшкил итә. 2024 елга продукция экспорты 2023 ел белән чагыштырганда 21,7% үсеш белән 14 млн доллар тәшкил иткән. Быелның 4 ае нәтиҗәләре буенча экспорт 8 млн доллардан артып киткән. Нигездә бу - сөт, ит һәм кондитер продукциясе. 2025 елга бурыч - 17 млн долларлык күрсәткечкә ирешү.

Татарстан хәләл продукциянең төп импортерлары булып БДБ илләре, Монголия, Бразилия, Гыйрак, Мисыр, Согуд Гарәбстаны, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Алжир тора. Малайзия һәм Мароккога җибәрү мәсьәләсе хәл ителә. Үзара файдалы мөнәсәбәтләр партнерлыкны ныгыта һәм «Экспорт» илкүләм проекты максатларына туры килә.

"Kazan Halal Market" 13 майдан 18 майга кадәр 8:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов минниханов

Көн хәбәре