«ВТ» хәбәрчесе Татарстан Рәисе ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәте»нең республикадагы бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов яшьләрне тәрбияләүгә бәйле җиткергән тәкъдимнәр турында фикерен сорады.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышында Ислам дөньясы илләре һәм оешмалары белән берлектә яшьләрне тәрбияләү буенча берничә тәкъдим җиткерде.
«Утырышның темасы – ул яшьләр сәясәте, балалар белән эшләү мөһимлеге. Россиядә, аерым алганда Татарстанда уңышлы тәҗрибәләр шактый. Шуларның берсе әйтик, «Сәләт» лагерьлары, «Алдынгылар» хәрәкәте һәм аның кысасында эшләүче дипломатик клублар. Бу – яңа проект. Ул төрле илләрдәге мәктәпләрне тоташтыра торган хәрәкәт. Хәзерге вакытта Татарстанда булган тәҗрибә ул инде 60 төбәктә һәм 24 илдә кулланыла. Менә шушы булган тәҗрибәне төрле илләрдә куллану һәм тагын төрле-төрле проектлар, инициативалар бүген бик кирәк. Без аларның нәтиҗәсен 1-2 елдан гына күрә алмабыз, бәлки. Ләкин 10-15 елдан алар вазгыятьне бик нык үзгәртергә мөмкин», – диде Тимур Сөләйманов.
Аның фикеренчә, балалар арасында булдырылган дуслык ул киләчәктә дөньябызны тотрыклы итәргә ярдәм итәчәк. «Иң мөһиме – бер-береңә ышану, ә дуслар арасында шундый мөнәсәбәт. Кемдер үскәч фән юнәлешендә китәр, кемдер эшмәкәр булачак. Халыкара проектлар булдыру бик зур ярдәм булачак. Ә аннары шуның белән сәяси, икътисадый вәзгыять тә уңай якка үзгәрергә мөмкин. Шуңа күрә шундый зур чарада яшьләр белән эшләү кирәклеге турында сүз алып баралар», – диде Тимур Сөләйманов.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез