#KazanForum: Хәләл ярминкәдә катнашучы Ансор: «Мондый чаралар алга таба да булып торсын»

Башкалада узучы «Kazan Halal Market” югары дәрәҗәдә оештырылган. Ярминкәдә катнашырга дип Таҗикстаннан килгән Ансор Нәҗметдинов әнә шулай диде.

«Хәләл маркет бик яхшы оештырылган. Таҗикстаннан җимешләр, йөземнәр, чикләвекләр алып килдем. Вак җимеш, кара җимеш тә бар. Бәясенә килгәндә, кыйммәт түгел. Узган ел белән чагыштырганда, быел җимешләр очсызрак та әле. Чөнки бездә уңыш яхшы булды, Аллага шөкер. Кеше күп килә. Мондый ярминкәләр алга таба да булып торсын», - ди сатучы.

«Kazan Halal Market” халыкара сәүдә ярминкәсе 13-18 майда башкалада узучы «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum 2025» XVI Халыкара икътисадый форумы кысасында эшли. Илнең иң зур хәләл сәүдә ярминкәсендә азык-төлек, кием-салым, аксессуарлар, косметика һәм башка кирәк-ярак сатып алырга мөмкин. Быел биредә илнең 15 төбәгеннән, шулай ук, Әфганстан, Пакъстан, Әзәрбәйҗан, Кыргызстан, Төркия, Һиндстан, Иран кебек чит илләрдән 150дән артык компания хәләл продукция тәкъдим итәчәк. «Kazan Halal Market” 18 майга кадәр 8.00дән 19.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Керү — бушлай. Адресы: Казан ш., Аграр урамы, 2 нче йорт.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре