#KazanForum: Хәләл ярминкәдә: «Түбәтәй тегәргә тегүчеләр җитми»

13-18 майда Казанда узучы хәләл ярминкәдә катнашучы Казан эшкуары Дамир Хәйретдинов тармакка бәйле кыенлыклар турында да әйтте.

«Без ярминкәләрдә даими катнашабыз. Казанда тегү цехыбыз һәм кибетебез бар. Ярминкәгә түбәтәйләр, чапаннар, чигүле жилетлар алып килдек. Милли киемнәребезне республикада яшәүчеләр дә, башкалага килгән кунаклар да күп сатып ала. Тегәргә өлгермибез, хәтта. Чөнки тегүчеләр җитми. Яшьләр тегү машинасы артына утырырга ашкынып тормый», - диде ул.

Дамир Хәйретдинов әйтүенчә, бер түбәтәйнең бәясе 500 сумнан башлана. «Ташлар, сәйләннәр белән чигеп эшләнгәне 2-3 мең сумга җитә. Көненә уртача ике түбәтәй эшлибез: төшкә кадәр бер, төштән соң бер. Бик авыр, вак эш ул. Кул хезмәте дә күп», - ди ярминкәдә катнашучы.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре