#Kazanforum: Хөснулин стратегик караш төркеме утырышында катнашучыларга Путинның сәламләвен укыды

Россия Президенты Владимир Путин Казанда узучы «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең пленар утырышында катнашучыларга сәламләү хаты юллады. Аны Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин укыды.

«Гасырлар дәвамында безнең күпмилләтле илебез ислам дөньясы илләре белән хезмәттәшлек өчен ачык иде. Һәм бүген, катлаулы халыкара вәзгыятькә карамастан, без икътисадый, фәнни, мәгариф, гуманитар һәм төбәкара багланышларны уңышлы һәм эзлекле рәвештә киңәйтүне дәвам иттерәбез. Татарстан – мондый конструктив багланышларны иң нәтиҗәле коручы ил төбәкләренең берсе», – дип билгеләп үтте Владимир Путин.

Ул ассызыклаганча, «KazanForum»да катнашучыларга Россиянең Ислам дөньясы илләре белән киләчәктәге багланышлары турында фикер алышырга туры киләчәк.

Җавап йөзеннән, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Владимир Путинга аерым игътибар һәм «Россия – Ислам дөньясы»стратегик караш төркеме эшенә зур ярдәм күрсәтүе өчен рәхмәт белдерде. «Мин даими рәвештә Россия Президенты Владимир Путинга төркем эше турында хәбәр итәм, ул безнең эшне югары бәяли», – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан башкаласында 13-18 майда «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы уза. Ул Татарстанда 2009 елдан башлап ел саен үткәрелә һәм 2023 елдан федераль статуска ия. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәкли.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов минниханов

Көн хәбәре