Гидрометеоүзәк кисәткәнчә, бүген кичен Казанда яшен һәм көчле җил көтелә.
Синоптиклар мәгълүматларына караганда, бүген кичен, шулай ук шимбә – 10 июньдә көндез һәм төнлә республика территориясе аша секундына 15-20 метр тизлектә җил, яшен булачак. Татарстан башкаласында төнлә һәм кичен һава торышы бозылачак.
Исегезгә төшерәбез: алдагы ял көннәрендә Татарстанда яшенле яңгыр һәм көчле җил фаразлаганнар.
 Шимбә көнне республика аша салкын атмосфера фронты узачак – көндез +18...+23, төнлә нибары +6...+11 градус булачак. Якшәмбе көндез термометрның терекөмеш баганасы +15...+20 градуска, төнлә бөтенләй дә +4...+9 градуска кадәр төшәчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез