23-25 майда Казанда «Россиянең әдәби флагманы» фестиваль-форумы узачак. Ул тәүге тапкыр уздырыла. Чара турында «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында сөйләделәр.
Билгеле булганча, узган ел Татарстан Россиянең иң күп укый торган төбәге исеменә лаек булдык. «Әлеге фестиваль-форум тәүге тапкыр узачак. Бу җәһәттән без пионерлар булдык. Бик кызыклы һәм әһәмиятле чара көтелә», – диде «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев.
Айдар Сәлимгәрәев сүзләренчә, форум-фестиваль кысасында китап базары үсешенә багышланган фикер алышулар, язучылар белән очрашулар узачак. «Алар китап кибетләрендә дә, китапханәләрдә дә үтәчәк. Барлыгы 40лап шундый очрашу көтелә. Гомумән алганда, 60лап чара узачак», – диде ул.
Чарада 80ләп төбәк катнашуы көтелә. «Без форум кысасында китап басуның киләчәге турында шактый эшлекле сөйләшүләр булыр дип өметләнәбез. Чөнки форумда Россиянең күп кенә эре нәшриятләре катнашачак», – диде Айдар Сәлимгәрәев.
Фестиваль-форум көннәрендә Татарстан башкаласына язучылар десанты да киләчәк. Бу хакта Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин сөйләде. «Казанда десант вәкилләре – Россиянең танылган язучылары белән 30лап очрашу узачак. Язучылар белән очрашуларда теләгән һәркем катнаша ала. Алар «Читай-город», «Книга+», Татарстан китап нәшрияте кибетләрендә, Казан китапханәләрендә, Татар китабы йортында, Декабристлар урамындагы әдәби кафеда узачак», – дип сөйләде ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез