Александр Большунов, Алина Пеклецова, Сергей Ардашев, Иван Горбунов, Александр Терентьев, Вероника Степанова, Татьяна Сорина, Юлия Ступак – араларында иң кәттәләре, әмма көтелмәгән нәтиҗәләр дә булырга мөмкин. Оештыручылар чаңгычыларның да, алар өчен җан атарга килгән тамашачының да күңелен күрергә вәгъдә итте.
15 гыйнварда чаңгычылар ирекле стильдә ярышты. Хатын-кызлар арасында иң яхшы нәтиҗәне Вологда өлкәсеннән Алина Пеклецова күрсәтте. Ул 10 чакрым араны 29 минут та 9,4 секунд эчендә узды. Икенче урында – Алтай Республикасыннан Арина Кусургашева. Санкт-Петербургтан Евгения Крупицкая – өченче урында. Татарстан спортчылары арасында иң яхшы күрсәткеч – Вероника Степанованыкы. Ул ярышны дүртенче урында тәмамлады.
Ир-егетләр арасында 15 чакрым арага узышта беренче урынны өч мәртәбә Олимпия чемпионы, Татарстан өчен чыгыш ясаучы Александр Большунов яулады. Сүз уңаеннан, бу – аның быел Россия Кубогы этапларындагы беренче җиңүе. ХМАО-Юградан Егор Митрошин – икенче урында. Өченче күрсәткечкә Татарстанның тагын бер чаңгычысы Иван Горбунов иреште.
17 гыйнварга классик стильдә спринт ярышлары билгеләнгән. 18 ендә скиатлон булачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез