Казанга Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы Александр Куренков килде

Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министры Александр Куренков Татарстанга эш сәфәренә килде. Казанның халыкара аэропортында аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов каршы алды.

Министрның төп максаты - БРИКС илләренең Гадәттән тыш ведомстволары башлыклары киңәшмәсендә катнашу. Шулай ук бүген Александр Куренков белән Рөстәм Миңнехановның эшлекле очрашуы көтелә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре