Гыйнвардан август аена кадәр Казанда 3,3 миллион турист булып киткән. Узган елның шушы ук чорындагы караганда 6 процентка зуррак сан бу.
Казанның Туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова әйтүенчә, туристларның 75 проценты чамасы – Россия төбәкләреннән. Гыйнвардан августка кадәрге чорда аларның саны 2,5 миллион (узган елгы күрсәткечтән 5 процентка күбрәк) тәшкил иткән. 25 проценты – Татарстан шәһәрләреннән.
Санникова сүзләренә караганда, бөтен ил күләмендә туристларның 60 проценты чамасы Мәскәүгә, Санкт-Петербург, Мәскәү, Самара, Ульяновск һәм Свердловск өлкәләренә, Башкорстан, Чуашстан, Мари Иле, Удмуртиягә туры килә.
“Үзәк федераль округының кайбер төбәкләре, шулай ук Түбән Новгород һәм Киров өлкәләре ягыннан Казанга кызыксыну арта”, – дип басым ясап әйткән комитет директоры.
Ә инде Татарстанда яшәүчеләр төбәк эчендә сәфәр кылу өчен Чаллы, Яшел Үзән, Түбән Кама, Әлмәт, Лаеш, Чистай һәм Питрәч районнарын сайлый.
“Казанга килүче туристларның 59 проценттан артыграгы – хатын-кызлар, 41 процент чамасы – ир-атлар. Сигез ай йомгаклары буенча туристның уртача яше – 40,5 ел. Сәфәрнең уртача озынлыгы – 3 көн”, –дип билгеләп үткән Туризмны үстерү буенча комитет директоры.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Туристлык һәм кунакчыллык” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез