Газетага язылу

Казанлыларга күчмә рентген җайланмаларында флюорография узарга тәкъдим ителә

Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне ел саен 24 мартта – 1882 елда туберкулез китереп чыгаручы «Кох таякчыгы» бактериясе ачылган көнне билгеләп үтелә. Бу хакта сәламәтлек министрлыгы хәбәр итә.

2026 елның 24 мартыннан 31 мартына кадәр Казанда һәм республиканың эре шәһәрләрендә (Яр Чаллы, Түбән Кама, Яшел Үзән, Бөгелмә) Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көненә багышланган профилактика акцияләре, күчмә рентген җайланмаларында халыкка флюорографик тикшерү үткәрү планлаштырылган. Тикшерүләр бушлай үткәреләчәк.

Үткәрү вакыты һәм урыны Казан шәһәрендә:

25 март – «Тандем» сәүдә үзәге 10 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр, Ибраһимов ур., 56;

26 март – «Арт Сити» ТК территориясе 10 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр, Н. Ершов ур.;

27 март – KazanMall сәүдә үзәге 10 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр, Павлюхин ур., 91.

Тикшерү узарга теләүчеләргә үзләре белән паспорт, мәҗбүри медицина иминияте полисы булырга тиеш.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре