Казаннан Антальяга очкан самолетның күңелсезлеккә юлыгуына ачыклык кертелгән

Очкычка Самарага төшеп утырырга туры килгән.

Антальядан Казанга очучы самолетның Самарага запас аэродромга төшеп утыруына бәйле хәлгә ачыклык кертелгән. Бу хакта “KazanFirst” “Asur Air” авиакомпаниясенең матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

Һава судносы экипажы Самарада запас аэродромга төшеп утырырга карар иткән. Сәбәбе – самолетның бер системасында төзексезлекләр барлыкка килүгә шик төшү. Очкыч Самарага, гадәттәгечә, исән-имин төшеп утырган.
Авиакомпания 192 пассажирны автобусларга утыртып Самарадан Казанга китерүне оештырган. Алар Татарстан башкаласына ике төркем белән кайткан. Калган 144 пассажир өйләренә мөстәкыйль рәвештә кайтырга уйлаган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре