Казаннан Мисырга туры рейслар ачылачак

Мисыр Sky Vision Airlines авиакомпаниясе Казаннан Шарм-эл-Шейхка туры рейслар ача. Бу хакта Габдулла Тукай исемендәге Казан халыкара аэропортының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Беренче очышлар 27 августта башкарылачак. Пассажирларны 189 урынга исәпләнгән Boeing 737 самолетлары йөртәчәк. Һава портының матбугат хезмәтендә әйтелгәнчә, юлда 5 сәгатьтән артык вакыт кирәк булачак. Рейслар җәйге навигация ахырына кадәр, ягъни октябрь ахырына кадәр башкарылачак.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Туристлык һәм кунакчыллык» илкүләм проекты проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре