Газетага язылу

Казаннан Нальчик белән Сочига даими авиарейслар ачыла

2 майда «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе Казан – Нальчик – Сочи маршруты буенча даими рейслар ача. Очышлар шимбә һәм чәршәмбе көннәрендә башкарылачак, дип хәбәр итә авиакомпаниянең матбугат хезмәте.

«Яңа рейслар Казан халкына һәм кунакларына популяр курорт юнәлешләренә – Нальчик һәм Сочига тиз һәм уңайлы барып җитәргә мөмкинлек бирә. Маршрут бу төбәкләргә сәяхәт итүгә зур ихтыяҗ барлыгын исәпкә алып сайланган», - диелә авиакомпания хәбәрендә.

Маршрутта Канаданың 50 пассажир сыйдырышлы «Бомбардье CRJ-200» авиалайнерлары файдаланылачак.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре