Туристларның иң яраткан маршрутларыннан берсе – Истанбулга самолет билетлары бәясе аеруча нык арткан.
Соңгы елда Татарстан башкаласыннан сәяхәткә чыгып китү нык кыйммәтләнгән. Туристларның иң яраткан маршрутларыннан берсе – Истанбулга самолет билетлары бәясе аеруча нык арткан: төп-төгәл ике тапкыр кыйммәтләнеп, бер билет 46,4 мең сумга җиткән. Бу хакта “Коммерсантъ” яза.
 Шулай ук эчке рейсларга да билет бәяләре шактый ук үскән. Байкалның матурлыгын күрергә теләүчеләргә Иркутскига кадәр билет бәясе 34 мең чамасына төшәчәк. Узган елдагыга караганда 95 процентка зуррак сан бу. Улан-Удэга очучылар исә 30 мең сум чамасы (алдагы елдагыдан 54 процентка күбрәк) түлиячәк.
 Туристларның яраткан көньяк юнәлешләренә дә билетлар кыйммәтләнгән. Әйтик, Минеральные Воды шәһәренә очу хәзер 27 мең сум чамасы (44 процентка күбрәк) торачак. Ә инде Мәскәүгә очу бәясе 11 процентка артып, 10 мең сумга җиткән.
 Хәер билет бәясе арзанайган юнәлешләр дә бар. Әйтик, Антальяга билет хакы 49 процентка кимеп, хәзер 52 мең сум чамасы тәшкил итә. Сочи һәм Калининградка очу бәясе дә бераз кимегән: 14 һәм 12 процентка. Хәзер Кара диңгез яры буена – 22,6 мең сумга, ә Россиянең иң көнбатыш төбәгенә – 27 мең сумга барырга мөмкин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез