Газетага язылу

Казаннан Оман башкаласына туры авиарейc ачылырга мөмкин

Казаннан Оман башкаласы Маскат шәһәренә туры авиарейс булдыру мәсьәләсе карала.

“12 этаж” проекты кысасында оештырылган әңгәмәдә “Татар-информ”ның баш редакторы Ринат Билаловка Татарстан Рәисе ярдәмчесе Марат Гатин шулай дип белдергән. “Татарстан Оманда тулы кыйммәтле вәкиллеген ачу буенча эшли.

Маскат белән туры авиарейс мәсьәләсе дә карала. Республикабыз чит илләрдән туристларны нык җәлеп итә, шулай ук ислам дөньясы илләреннән дә. Минемчә, эшне чартер рейсларыннан һәм туроператорлар белән сөйләшүләрдән башларга кирәк”, – дип белдергән ул.

Аның әйтүенчә, Казан белән Маскат арасында туры самолет рейслары пәйда булу туристларга бик зур уңайлылыклар китерәчәк. Шулай ук бизнес та бу мөмкинлектән файдаланачак.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Туристлык һәм кунакчыллык” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре