Казаннан Төркиянең тагын бер курортына туры рейслар ачылган

“AZUR” авиакомпаниясе Казаннан Төркиянең популяр Даламан курортына туры рейслар ачкан. Кичә шул тарафка тәүге рейс башкарылган. Бу хакта “Татар-информ” авиакомпаниянең матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

Даламанга самолетлар атнасына ике тапкыр – чәршәмбе һәм якшәмбедә очачак. Очышлар өчен 336 пассажир сыешлы “Boeing 767” самолетларыннан файдаланылачак.

Рейсларның ешлыгы туристлар ихтыяҗыннан һәм Төркиядә ял итүнең уртача озынлыгыннан чыгып билгеләнгән.

“AZUR” быел шулай ук Казаннан Антальяга рейсларны башкара. Авиакомпания Россиянең 20дән күбрәк шәһәреннән Төркия тарафына самолетлар очуны тәэмин итә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре