Казаннан Зөягә ретро-паровозда сәяхәт итеп булачак

10 нчы сентябрьдә Казан белән Зөя арасында ретро-поезд җибәреләчәк. Барлык пассажирларны да утрау буенча күзәтү экскурсиясе һәм уникаль «Татар бистәсе» археологик агач музеена бару көтә. Бу хакта Казан мэриясе порталы хәбәр итә.

Паровоз Казаннан үзәк тимер юл вокзалыннан 10:55 сәгатьтә китәчәк һәм Зөя станциясенә 12:05 сәгатьтә килеп җитәчәк. Туристлар борынгы паровозда йөреп кенә калмыйча, килеп җиткәч машинист кабинасына кереп карый, машинаны ничек күмер белән ягуларын да күрә алачак. Станциядән Зөя утравына кадәр пассажирларны махсус уңайлы автобусларда китерәчәкләр, анда төп истәлекле урыннарны карау белән күзәтү экскурсиясе узачак.

Кире поезд 17:05 сәгатьтә китәчәк һәм Казанга 18:20 дә килә.

Билетларны Казан-1, Восстание, Юдино, Васильево һәм Яшел Үзән станцияләрендәге шәһәр яны тимер юл кассаларында алырга мөмкин.

Ретро поезд башында торган пар

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре