Казанның бакчачылык ширкәтләрендә юллар төзекләндерүгә 26 миллион сум бирелә

2025 елда Татарстан башкаласында бакчачылык ширкәтләре юлларын яхшырту программасын гамәлгә ашыру дәвам иттерелә.

Быел программа кысасында берничә бакчачылык ширкәтенә килү юллары, шул исәптән “Островок”, “Мечта”, “Ивушка”, “Автомобилист”, “Табигать”, “50 лет Победы”, “Волга”, шулай ук “Кварт” ябык акционерлык җәмгыяте һәм КМПО ачык акционер җәмгыяте бакчачылык ширкәтләренә килү юллары яңартылачак. Юлларны төзекләндерүгә 26 миллион сум бирелгән. Акча юл түшәмәсен ремонтлауга һәм юлларны бакчачылык ширкәтләренә ел әйләнәсе килеп йөрү мөмкинлеген тәэмин итәрдәй итеп төзекләндерүгә юнәлдереләчәк.
Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев билгеләп үткәнчә, программаның 6 ел дәвамында гамәлдә булу чорында 26 бакчачылык ширкәтенә 17 килү юлы төзекләндерелгән. Барлыгы 22 чакрым озынлыктагы юллар яңартылган.

Юл түшәмәсен ремонтлау “Тормыш өчен инфраструктура” илкүләм проекты максатларына туры килә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект "национальный проект" "милли проектлар" “Тормыш өчен инфраструктура” илкүләм проекты

Көн хәбәре