Казанның беренче балалар хастаханәсенә яңа җитәкче билгеләнде

Казанның беренче балалар хастаханәсенә яңа җитәкче итеп Республика балалар клиник хастаханәсе баш табибының элеккеге урынбасары Владимир Филатов билгеләнде.

Владимир Филатов Казан дәүләт медицина университетын тәмамлаган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итте.

Хезмәт юлын 1993 елда шәһәрнең 6нчы клиник хастаханәсендә санитар булып башлаган, 1995 елдан 1997 елга кадәр шушы ук хастаханәнең кабул итү бүлмәсендә медицина хезмәткәре булып эшләгән. Аннары өч ел ашыгыч ярдәм табибы булып хезмәт иткән.

2000 елда Республика балалар клиник хастаханәсенә табиб-нейрохирург вазифасына эшкә килә. Дүрт елдан соң бу хастаханәдә баш табибның хирургия ярдәме буенча урынбасары вазифасына билгеләнә. 2018 елдан Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш табибы — балалар хирургы булып эшләгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

балалар хастаханәсе Владимир Филатов

Көн хәбәре