Газетага язылу

Казанның Чехов урамында транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнә

Татарстан башкаласының Чехов урамында транспорт йөри торган юл өлешендә хәрәкәт вакытлыча чикләнә. Әлеге күренеш җир казу эшләре вакытында балчык ишелүдән саклый торган ныгытма куелу белән бәйле.

28 ноябрьдән 26 декабрьгә кадәр 28 нче йорт тирәсендә хәрәкәт туктатыла, дип хәбәр итә Казан мэриясе Транспорт комитетына сылтама белән.

Исегезгә төшерәбез, төзекләндерү эшләре белән бәйле хәрәкәт чикләүләре турындагы мәгълүмат махсус бүлектә бастырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре