Казанның юбилей елы уңаеннан күргәзмә ачыла

Бүген, 28 августта, Казан ратушасында Татарстан башкаласының 1020 еллыгына багышланган «Искиткеч урын... дөньяда бу Казан шәһәре!» күргәзмәсен ачу тантанасы узачак. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казанлылар күргәзмәдә заман элемтәсен һәм халыкның археология, нумизматика, документлар һәм гамәли сәнгать шедеврлары аша зурлыгын тоя алачак.

Экспозициядә уникаль артефактлар: Кабан күленнән табып алынган казаннан алып Казан ханнарының тәхетен реконструкцияләүгә кадәр, патшабикә Сөембикәнең улы белән рәсеме, шулай ук 130 дан артык тарихи экспонат һәм бөек татар рәссамнары картиналары күрсәтеләчәк.

Теләүчеләрнең барысын да 15:00 кә чакыралар, керү ирекле.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре