Казанның «Капелла Железнова» коллективы «Ну-ка, все вместе хором!» тапшыруында җиңде

Казаннан «Капелла Железнова» коллективы «Ну-ка, все вместе хором!» телетапшыруында җиңү яулады. Финал «Россия 1» телеканалында узды.

Финалда өч команда көч сынашты. Казан командасыннан тыш, җиңү өчен А.П.Бородин исемендәге Владимир көллиятенең «Хор русской песни» һәм Урал федераль университеты хоры көрәште.

Казан хоры Исаак Дунаевскийның «Летите, голуби» җырын башкарды. Финалда «Капелла Дмитрия Железнова» һәм Владимирдан килгән «Хор русской песни» 99 балл җыйды. Жюри җиңүне ике катнашучы арасында бүлешергә дигән нәтиҗәгә килде.

Дмитрий Железнов җитәкчелегендәге малайлар капелласы халыкара, бөтенроссия, республика һәм шәһәр фестивальләре һәм конкурслары лауреаты.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре